ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов һәм Акимов Иннополиста цифрлы технологияләр бәйгесен ачты

24 май 2019, 15:16 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов һәм Акимов Иннополиста цифрлы технологияләр бәйгесен ачты Стратегик инициативалар агентлыгы конкурсының икенче этабына Татарстанның бер проекты да үтте.

(Иннополис, 24 май, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Иннополиста Стратегик инициативалар агентлыгы цифрлы технологияләр бәйгесенең икенче этабы башланды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе-2019» халыкара конференциясе кысаларындагы бәйгенең попечительләр советы утырышында шул хакта билгеле булды.

«Иннополис – бергә җыелу һәм бурычларны хәл итү өчен менә дигән мәйданчык. Төбәк җитәкчесе буларак, мин яңа цифрлы технологияләрдән файдаланырга телим. Алардан башка проблемаларны хәл итүе мөмкин түгел. Бәйгедә 43 төбәкнең проектлары катнашуы безне бик тә куандыра», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм ИТ-шәһәрдә Стратегик инициативалар агентлыгы очрашуларын системалы рәвештә үткәрергә тәкъдим итте.

Участие в церемонии подведения итогов конкурса цифровых решений АСИ

Быелның февралендә Стратегик инициативалар агентлыгы цифрлы технологияләр бәйгесен игълан итте. Ул мәгълүматлар нигезендә эшләнгән продуктлар булдыру һәм гамәлгә кертү хисабына төбәкләрнең социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәчәк.

Конкурска 43 төбәктән 146 гариза килгән. Жюри әгъзалары 19 төбәктән килгән 35 проектны сайлап алган һәм тавыш бирү өчен экспертларга тәкъдим иткән. Бәйгенең икенче этабына Татарстанның да бер проекты узган.

Чара РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм бәйгенең попечительләр советы рәисе Максим Акимов, «Стратегик инициативалар агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Светлана Чупшева катнашында узды.

Участие в церемонии подведения итогов конкурса цифровых решений АСИ

РФ вице-премьеры искәртеп узганча, төбәк җитәкчеләре цифрлы технологияләргә карата кызыксыну белдерергә тиеш. Бу очракта ресурсларның булмавы да, белгечләрнең җитмәве дә инновацияләрне туктата алмаячак. Ул шулай ук яңа цифрлы технология авторлары һәм аларның инициаторларын гына түгел, әлеге продуктка ихтыяҗ тудыручыларны да бүләкләргә тәкъдим итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10