ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дәүләт Советы депутатларын сайлаганда "Мобиль сайлаучы" механизмы кулланылачак

24 май 2019, 16:31 , Фото: архив/Михаил Захаров

Дәүләт Советы депутатларын сайлаганда Сайлаучылар үзләре булган урын буенча тавыш бирә алачак, ләкин моның өчен алдан гариза бирү кирәк.

(Казан, 25 май, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Дәүләт Советы депутатларын сайлаганда, "Мобиль сайлаучы " механизмы гамәлгә ашырылачак. Ягъни, сайлаучылар республика территориясендә үзләренә уңайлы урында сайлый алачак. Бу хакта бүген сәяси партия вәкилләре белән очрашуда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау 2019 елның 8 сентябренә билгеләнгән. "Мобиль сайлаучы" механизмын тормышка ашыру өчен гаризалар кабул итү пунктлары барлык 56 күп функцияле үзәк офисында, 65 территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә ачык булачак.

“Дәүләт Советы депутатларын сайлаганда, сайлаучылар үзләре булган урын буенча тавыш бирә алачак, ләкин республика территориясе чикләрендә булдырылган сайлау участокларында гына. Бу Сайлау кодексында каралган. Муниципаль сайлауларда закон тарафыннан мондый хокук юк, шуңа күрә алдан тавыш бирү процедурасы кала”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сайлаучылар 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр паспорты белән үзе кайда булса, шул урында сайлау турында күп функцияле үзәкләргә һәм территориаль комиссияләргә килеп, гариза тапшыра алачак. Ә участок сайлау комиссияләрендә гаризалар 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Аларның адреслары Россия Үзәк сайлау һәм Татарстанның Үзәк сайлау комиссияләре сайтларында урын алачак.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, РФ Президенты сайлауларында кебек үк, “Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы аша онлайн режимында гариза бирү мөмкинлеге булачагын әйтте. Бу мөмкинлек 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр бирелә. Моның өчен порталда теркәлгән һәм расланган булу кирәк.

Чагыштыру өчен. 2018 елның 18 мартында РФ Президентын сайлаганда, республика территориясендә 115 мең 207 сайлаучы үзе кайда булса шул урыннан тавыш бирүе турында гариза язган булган, сайлау көнне шулардан 91 мең 669ы участокларга килеп тавыш биргән. “Мобиль сайлаучы” механизмы Россиядә 2017 елдан бирле кулланыла.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10