ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Саратовта беренче тапкыр зур ифтар оештырылган

24 май 2019, 20:42

Анда дин әhелләре, эшмәкәрләр, юристлар, табиблар, банкирлар, студентлар катнашкан.
(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Саратовта беренче тапкыр йөздән артык кеше катнашында ифтар оештырылган. Бу хакта җирле татарларның "Якташлар" оешмасы хәбәр итә. 
 
"Изге Рамадан Шәриф ае дәвам итә.17 май көнне милләтебезнең 120 әhеле Ифтар мәҗлесенә җыелды. Бирегә дин әhелләре, бизнесменнар, юристлар, табиблар, банкирлар, студентлар килде. Саратовта  мондый мәҗлес беренче тапкыр оештырыла. Бары тик татарлар, татарча гына аралашу", - диелә хәбәрдә. 
 
Имам Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов та вәгазьләрне татарча гына укыган. 
 
"Дин - милләтебезнең асылы. Татарларны бары тик дин, мәгърифәт генә саклаган. Оештыручыларга ихлас йөрәкләрдән Раббыбызның рәхмәтләре яусын. Киләчәктә дә шундый очрашулар, ифтарлар насыйп булсын!", - дип рәхмәт белдерә Саратов мөселманнары.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10