ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Канадада "Канада Корылтае" оешмасы булдырылган

25 май 2019, 11:58

Аны тумышы белән Апастан һәм Чаллыдан булган милләттәшләр оештырган.
(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Канадада "Канада корылтае" иҗтимагый оешмасы федераль дәрәҗәдә теркәлү узган. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
"Канада корылтае" — Казан һәм Уфадан, Татарстаннан һәм Башкортстаннан, гомумән алганда, Идел белән Урал арасындагы башка республикалардан булган милләттәшләребезне берләштергән иҗтимагый оешма. 
 
Оешманың төп максаты — милли мәдәниятне, туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклау, рус телле чараларда катнашу. 
 
"Канада Корылтае"н  тумышы белән Апас районннан булган Фәридә һәм Илдар Самерхановлар, Чаллыдан Римма Мөхитова оештырган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10