ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Мөхәммәтшин Иделнең саегуы турында: Мәскәү төбәкләр белән тыгызрак эшләргә тиеш

25 май 2019, 13:31 , Фото: Владимир Васильев

Мөхәммәтшин Иделнең саегуы турында: Мәскәү төбәкләр белән тыгызрак эшләргә тиеш Эре елгаларның су дәрәҗәсе өчен җавап бирүче федераль институтларның бу хәлне булдырмый калуда зирәклеге җитмәде, - дип саный Мөхәммәтшин.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Киләчәктә су дәрәҗәсе өчен җавап бирүче федераль органнар,елгалар саегуларына тарымас өчен, төбәкләр белән тыгызрак эшләргә тиеш булачак. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Минемчә, кемнеңдер биредә зирәклеге, исәп-хисап ясавы җитеп бетмәде. Ахыр чиктә, алар Каспийга шундый күләмдә су агызып, торак пунктларны су басу мөмкинлегеннән саклап калабыз, дип ялгыштылар», - диде ул.

Республика хакимияте Идел һәм Чулманда халыкны эчә торган су белән тәэмин итүче эре шәһәрләрнең сусаклагычлары бушап калырга мөмкин, дип борчылдылар, дип дәвам итте парламент спикеры. Бу катастрофа булыр иде.

«Без моңа юл куймадык. Алар барысы да уңышлы эшли. Эре шәһәрләрне һәм хуҗалык итүче субъектларны су белән тәэмин итү өзелмәде», - дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

7 майда Мәскәүдә ведомствоара оператив төркем утырышы узды, анда Татарстан өчен, критик хәл аркасында, суны махсус җибәрү билгеләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10