ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Федераль Сабан туенда быел да автомобиль уйнатыла

25 май 2019, 13:12 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Федераль Сабан туенда быел да автомобиль уйнатыла Татарстаннан бәйрәм мәйданына дүрт йөк машинасы белән җиһазлар озатылган инде.
(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Новосибирск шәһәрендә узачак Федераль Сабан туенда көрәштә батыр калучыга быел да тәкә һәм автомобиль бүләк ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. 
 
Федераль Сабан туе, елдагыча, Татарстан Республикасы Хакимияте ярдәме белән уздырыла. Бәйрәм үтәчәк мәйданда кунаклар авыл йортын, таш мичле авыл мунчасын күрә алачак. Аларны һәм кирәкле җиһазларны Татарстаннан дүрт йөк машинасына төяп озатканнар. 
 
Бәйрәм чаралары 8 июньдә башлана һәм төп өлеш 9 июньдә Михайлов исемендәге яр буенда дәвам итәчәк. Анда ясалачак "Татар утары"нда мунча һәм өй генә түгел, каз-үрдәкләр, тавык-чебешләр, сыерны да урнаштырачаклар, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10