ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры Уфада «Тормышмы бу?» спектаклен күрсәтте

26 май 2019, 13:30 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Камал театры Уфада «Тормышмы бу?» спектаклен күрсәтте Спектакль Төрки телле театрларның VII «Туганлык» Халыкара фестивале кысаларында уйналды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры Уфа шәһәрендә Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектаклен уйнады. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Спектакль Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә Төрки телле театрларның VII «Туганлык» Халыкара фестивале кысаларында күрсәтелде. Фестиваль афишасында, шулай ук, Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Тыва, Крым, Хакасия, Алтай, Гагаузия һәм Башкортстан театрлары бар.

«Туганлык» фестиваленнән тыш, «Тормышмы бу?» спектакле якын арада өч халыкара фестивальдә катнашачак: Санкт-Петербургта - «Радуга», Казанда - «Нәүрүз», Оренбургта - «Гостиный двор».
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10