ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнендә дәүләт бүләкләре тапшырды

26 май 2019, 09:11 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнендә дәүләт бүләкләре тапшырды Рөстәм Миңнеханов Химиклар көне профессиональ бәйрәме белән котлады.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химиклар көнен бәйрәм итү чарасында катнашты. Ул тармакның лаеклы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.  Тантаналы чара Түбән Кама шәһәрендә узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мэры Айдар Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми затлар белән төбәктә нефть химиясе тармагына багышланган күргәзмәне карады. Экспозициядә аерым химкомбинатның беренче директоры Николай Лемаев һәм "Түбән Кама нефть химисе" тарихына багышланган иде.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Химиклар көне профессиональ бәйрәме белән котлады һәм әлеге көннең бөтен республика өчен дә бәйрәм булуын ассызыклады. "Сезгә хезмәтегез өчен һәм республикабыз, илебезгә хезмәтеге өчен рәхмәт әйтәсем килә, нефть химиясе тармагы алга таба үссен", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аеруча бүген Николай Васильевич Лемаевны һәм республикада гына түгел, ә гомумән илебездә химия һәм нефть химиясенә нигез салучыгларны искә алуыбыз күңелле, диде Рөстәм Миңнеханов. "Ветераннарыбызга бик зур рәхмәт, - диде Татарстан Президенты. - Алар эше дәвам итәчәк - химия һәм нефть химиясе тармагы республикабыз өчен үсеш нигезе, бу республикабыз киләчәге".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Химиклар көнен Түбән Камада үткәрү яхшы традициягә әйләнүен ассызыклады.

Татарстан Республикасы Президенты шулай у


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10