ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Бүген – праймериз көнендә Азнакай районында 10 хисап участогы эшли

26 май 2019, 19:00

Тавыш бирү иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр уздырыла.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Таңсылу Саниева).  Бүген – праймериз көне. Әлеге мөһим сәяси чара барышында Азнакайда 10 хисап участогы эшли. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Аларның бишесе шәһәрдә - 6 нчы һәм 1 нче мәктәптә, боз сараенда, Балалар иҗаты йортында, “Дельфин” бассейнында, берсе Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортында, калганнары Чалпы, Тымытык, Кәкре Елга һәм Мәлбагыш авылларында урнашкан.

Тавыш бирү иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр уздырыла.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә  8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлавына “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлеге төзеләчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10