ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов праймеризда беренчеләрдән тавыш биргән

26 май 2019, 22:00

Праймериз өчен Актаныш районы территориясендә бүген барлыгы 7 хисап участогы үз ишекләрен ачты.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, “Актаныш таңнары”, Лилия Бәхтиева). Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк Татарстанда, шул исәптән Актаныш районында да, алдан тавыш бирүләр башланды. Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында район башлыгы Энгель Фәттахов та беренчеләрдән булып тавыш бирде. Бу хакта җирле басама хәбәр итә.

Праймеризны “Бердәм Россия”  партиясе үткәрә. Мәгълүм булганча, Татарстан – көз көне сайлаулар үткәреләчәк төбәкләр исәбендә. Республикада яшәүчеләр быел Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячаклар.

Алдан тавыш бирү бүгенге көндә “Бердәм Россия” өчен һәр сайлау кампаниясенә әзерлекнең гадәти бер этабы булып тора. Бу партия уставы таләпләрен үтәү генә түгел, ә сайлаучылар мәнфәгатьләрен якларга әзер торучы, халыкның ышанычын яулый алырлык иң яхшы кандидатларны ачыкларга омтылу да.

Праймериз  өчен Актаныш районы  территориясендә бүген барлыгы 7 хисап участогы үз ишекләрен ачты. Участоклар Актаныш үзәгендә  (“Яшьлек” МҮ һәм Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йорты) һәм  5  авыл җирлегендә эшләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10