ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иҗтимагый палата вәкиле: Праймериз яшьләр өчен социаль лифт ролен үти

26 май 2019, 16:22 , Фото: Владимир Васильев

Иҗтимагый палата вәкиле: Праймериз яшьләр өчен социаль лифт ролен үти Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе уздырган праймеризда 222 кандидат катнаша.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Бердәм Россия” праймеризында катнашу – яшь кешеләр өчен социаль лифт ролен башкара. ТР Иҗтимагый палатасы каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә Иҗтимагый үзәк җитәкчесе Артур Мустаев бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе матбугат үзәгендә шундый фикерен әйтте.

“Яшьләрнең республикадагы сәяси вакыйгаларга битараф булмыйча, амбицияләрен күрсәтеп, праймеризда катнашулары сөендерә. Бу социаль лифтның бер формасы. Аларның халык белән бергә эре предприятиеләр җитәкчеләре һәм минстрларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар”, - диде Артур Мустаев.

Шулай ук Иҗтимагый палата вәкиле сайлау участокларында халыкның актив булуын да билгеләп үтте. 

  • Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе уздырган праймеризда 222 кандидат катнаша. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10