ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстанда праймеризда барлык сайлаучыларның 13 проценты катнашкан

26 май 2019, 21:02 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанда праймеризда барлык сайлаучыларның 13 проценты катнашкан Алдан тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина праймеризның оешкан төстә узганын билгеләп үтте.

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бүген алдан тавыш бирүгә, ягъни праймеризга 398 мең 193 кеше килгән. Бу - барлык сайлаучыларның 13 процентын тәшкил итә. Әлеге хакта ТР Дәүләт Советы Секретаре, башлангыч тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина хәбәр итте.

Ул республикада барлыгы 2 млн 900 сайлаучы исәпләнүен искәртте. "Бүген 20.00 сәгатькә 460 участок бюллетень бирүне туктатып, аларны эшкәртүгә кереште", - диде.

"Праймериз оешкан төстә узды. Исәпләү участокларына, ситуацион үзәккә, оештыру комитетына да зарланулар килмәде", - дип белдерде Лилия Маврина. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10