ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ямал-Ненец автоном округының иң яшь шәһәре Сабан туенда пылау фестивале үткәрелә

26 май 2019, 21:22

Бәйге шартлары буенча, Сабантуй көнне шәһәр паркында пылау пешереп, бөтен бәйрәм кунакларын бушлай сыйларга кирәк.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). 6 июньдә Ямал-Ненец автоном округының Муравленко шәһәре Сабан туенда пылау фестивале узачак. “Тәмле” бәйгене шәһәр хакимияте ярдәме белән җирле “Украина” Мәдәният йорты оештыра.

Оештыручы билгеләгән кагыйдәләр буенча, бәйгедә теләгән һәр кеше һәм оешма катнаша ала. Аларга татар милли бәйрәме - Сабан туе көнне шәһәрнең Мәдәният һәм ял паркында үзенчәлекле пылау пешереп, аны жюри игътибарына тәкъдим итәргә, шуннан соң бөтен бәйрәм кунакларын бушлай сыйларга кирәк булачак.

Җиңүчеләргә “Төбәк сәясәтен тормышка ашыру” прогаммасы буенча, истәлекле һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Муравленко - Ямал-Ненец автоном округының иң яшь шәһәре. Пылау фестивале милли традицияләрне таныту, халыклар арасында дуслыкны ныгыту максатын тота.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10