ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Праймеризда катнашучыларның рейтингы якынча 28 майга билгеле булачак

26 май 2019, 22:43

Барлык хисап участокларыннан нәтиҗәләр кертелгәч, йомгаклау беркетмәсе төзеләчәк.

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Праймеризда катнашучыларның рейтингы якынча 28 майга билгеле булачак. Бу хакта "Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә ТР Дәүләт Советы Секретаре, башлангыч тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзер бюллетеньнар эшкәртелә. Счет комиссияләре протоколлар төзеп, нәтиҗәләрне электрон системага кертә. Оештыру комитетында система ничек тулуына карап, һәр счет участогы буенча нәтиҗәләр күренәчәк. Барлык счет участокларыннан нәтиҗәләр кертелгәч, йомгаклау беркетмәсе төзелә.

"Алдан тавыш бирү положениесе буенча, 28 майдан да соңга калмыйча Татарстан Республикасы оештыру комитетының йомгаклау утырышын үткәреп, йомгаклау протоколы төзибез. Анда бюллетеньнарга кертелгән барлык фамилияләр, аларның күпме тавыш җыюы турында мәгълүмат булачак. Башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларның рейтингы төзеләчәк", - диде Лилия Маврина.

Оештыру комитеты йомгаклау беркетмәсен партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет президиумына тапшыра. Президиум исемлек формалаштыра. "Ул алга таба фикер алышу һәм карар кабул итү өчен "Бердәм Россия" конференциясенә чыгарылачак. Аннары сайлауга "Бердәм Россия" исемлеге төзелер дип ышанабыз", - диде Дәүләт Советы Секретаре.

Ул шулай ук барлык сайлаучыларның башлангыч тавыш бирүдә 13 проценты катнашкан, дигән нәтиҗә чыгарганда, электрон формада тавышлар исәпкә алынмаганын искәртте. "Аларның тавыш санын Мәскәү гоумиләштерәчәк. Алар шул мәггълүматны җибәргәч, ул сан да кушылачак", - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10