ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

1 июньдә Апаста балалар Сабан туе уза

27 май 2019, 08:00

Ул Россиядә Театр елы һәм Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елына багышлана.

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, “Йолдыз”). Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 июньдә  Сабан туе атланлыгында  Апаста балалар өчен Сабантуй була. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Ул Россиядә Театр елы һәм Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елына багышлана.  

Бәйрәм иртәнге сәгать 10 да  кунакларны каршы алу белән башлана. 10.30 сәгатьтә театральләшкән күренеш, 11.00 сәгатьтә тантаналы өлеш дәвам итәчәк.

Концерт программасы, милли көрәш, ат чабышы, спорт һәм халык уеннары, батут, карусель, аниматорлар эше, паровозда йөрүләр – бар да балалар өчен булачак. Сәүдә нокталары, чәй эчүләр дә оештырыла, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10