ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Урыссу үзәк район хастаханәсе - республикада беренче бишлектә

27 май 2019, 02:00

Хезмәт яшендәге кешеләр һәм яңа туган сабыйлар үлеме кимүе, иртә стадиядә яман шешне ачыклау – республика рейтингында мөһим критерийлар булып тора.

 (Казан, 27 май, “Татар-информ”, “Ютазы таңы”, Ильмира Галиева). Агымдагы елның беренче кварталында сәламәтлек саклау өлкәсенең дәүләт учреждениеләре арасында Ютазы районы бишенче урынга чыккан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Хезмәт яшендәге кешеләр һәм яңа туган сабыйлар үлеме кимүе, иртә стадиядә яман шешне ачыклау – республика рейтингында мөһим критерийлар булып тора.

2016 елдан алып безнең районда предприятиеләр һәм учреждениеләр катнашында оештырыла торган скрининг программасы уңышлы эшли. Нәкъ менә ул хезмәт яшендәге кешеләр арасында вафат булучылар санын киметүгә, иртә стадиядә авыруларны ачыклауны арттыруга нигез булып тора да.

Мондый эшчәнлек, әлбәттә, ютазылыларның сәламәтлеген, ә кайвакыт хәтта гомерен дә саклап калырга мөмкинлек бирә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10