ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Даламан аэропортында Татарстанның истәлекле урыннары турында күргәзмә ачылды

27 май 2019, 11:37

Төркиянең Даламан шәһәре курортларына килгән туристлар Татарстан экспозициясе белән быелның декабренә кадәр таныша алачак.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Төркиянең Даламан шәһәре халыкара аэропортында Түбән Камадан туристларның туры чартер рейс белән беренче тапкыр килүенә багышланган Татарстан фотокүргәзмәсенең рәсми ачылышы булды. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Татарстанның истәлекле урыннары, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары, табигать һәм су ресурслары, татар халкының милли ризыклары, бәйрәм һәм фестивальләрдә төшерелгән фотолар белән танышырга мөмкин.

Экспозиция янында рус, инглиз, немец һәм төрек телләрендәге мәгълүмати материалларны үз эченә алган, Даламан курортларына килүче чит ил туристлары арасында республикабызны танытуга юнәлдерелгән буклет урнаштырылган. Аэропорт пассажирлары әлеге экспозиция белән быелның декабренә кадәр таныша алачак.

Фотокүргәзмәне Татарстанның Төркия Республикасындагы Вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Түбән Кама районының оештыру-кадрлар бүлеге башлыгы Ольга Курдюкова һәм Түбән Кама районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Эльвира Хәбибуллина ачты. Мактаулы кунаклар арасында Мармарис мэры Мәхмәт Октай, Даламан мэры Мөхәммәт Каракүз, Төркия Республикасы парламентының төбәк вәкиле Йелда Ерол Гоккан һәм Мармарис Шәһәр советы депутатлары бар иде.

  • Даламан аэропорты – Төркиядә зурлыгы ягыннан өченче урындагы терминал. Аэропорттан очкычлар 120дән артык юнәлешкә (Төркия шәһәрләре буйлап һәм Европа, Төньяк Африка, Якын Көнчыгыш илләренә) рейслар ясый. Яңа терминал сафка басканнан соң Даламан аэропортының потенциалы тагын да артты.

«Бигеш» аэропорты һәм «Казан» халыкара аэропорты биналарында мондый фотокүргәзмәләр эшли инде.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10