ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы, Дин

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы 300 кешелек ифтар уздырды

28 май 2019, 16:36 , Фото: tatar-congress.org

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы 300 кешелек ифтар уздырды Мул өстәлләр янына барлыгы 250-300ләп кунак җыелган.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). 26 май көнне Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы, «Татар кызы» һәм «Татар егете» катнашучылары ярдәме белән, «Исмәгыйль мәчете»нә йөрүчеләр өчен ифтар уздырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мул өстәлләр янына барлыгы 250-300ләп кунак җыелган. Җирле мәхәллә ифтар уздыруга бик оешкан төстә һәм җаваплы әзерләнгән.

Ифтардан соң мөселманнар бәйрәм рухы белән таралышкан, аннары биредә янә тәравих намазына җыелган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10