ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайның “Салават күпере” балалар бакчасы юбилеен билгеләп үтте

2 июнь 2019, 04:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакайның “Салават күпере” балалар бакчасы юбилеен билгеләп үтте Хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылган.

(Азнакай, 2 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакай шәһәренең  “Салават күпере” 9 нчы балалар бакчасы үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үткәннәр.

Биредә эшләүчеләрне, балаларны, аларның ата-аналарын бәйрәм белән котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үзенең изе теләкләрен җиткергән һәм хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырган.

"Баланы шәхес итеп тәрбияләүгә иң беренче балалар бакчасында нигез салына, шуңа сезнең эш аеруча җаваплы һәм мөһим. Хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәтлебез", – диде җитәкче.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10