ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстанда Сабан туе турында мультсериал әзерләнгән

4 июнь 2019, 08:06 , Фото: tatar-congress.org

Татарстанда Сабан туе турында мультсериал әзерләнгән 28 мультфильмның һәркайсында милли бәйрәмебезгә хас уеннар, конкурслар, биюләр, күңел ачу сурәтләнгән.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). «Татармультфильм» анимация иҗаты студиясе татарларның иң яраткан бәйрәме – Сабан туе турында 28 анимация ролигы төшерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 мультфильмның һәркайсында милли бәйрәмебезгә хас уеннар, конкурслар, биюләр, күңел ачу сурәтләнгән. Роликларда Сабан туеның барлык бизәк-буяуларын, шулай ук Татарстанның гореф-гадәтләрен, милли аш-суын, киемнәрен һ.б. күреп, җырларын тыңлап була.

Яңа мультфильмны күбрәк кеше күрсен өчен, «Татармультфильм» студиясе аны таратуда ярдәмгә Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә “Бөтен планетага – Сабан туе” конкурсын уздырырга булган.

Шартлары бик гади: катнашырга теләгән кешеләр «Татармультфильм» сайтыннан «Сабан to you» мультфильмнарының берсен йөкләп алып, социаль челтәрләрдәге үз аккаунтына #Мультсабантуй һәм #Татармультфильм хэштеглары белән куярга, шулай ук “Сабан туе бәйрәме сезгә ни өчен ошый?” соравына кыска җавап бирергә тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10