ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов халыкны кабул итәчәк

4 июнь 2019, 13:11 , Фото: архив

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов халыкны кабул итәчәк Кабул итү мәгариф системасында проблемаларны ачыклау өчен оештырыла.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). 5 июньдә Татарстан Премьер-министры урынбасары -  мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанда гомуми белем бирүне тәэмин итү, мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министр «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 10:00 сәгатьтән башлап очраша. Ул Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт адресы буенча узачак.

Мондый кабул итү мәгариф системасында проблемаларны ачыкларга һәм аларны чишү юлларын билгеләргә ярдәм итәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Кабул итүгә язылырга һәм өстәмә мәгълүматны (843) 238-10-00 телефоны буенча алырга мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10