ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча юниорлар дөнья чемпионатында «бронза» яулады

4 июнь 2019, 15:44 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Зөлфәт Гәрәев авыр атлетика буенча юниорлар дөнья чемпионатында «бронза» яулады Турнирның алтынын Үзбәкстаннан Адхамжон Эргашев яулады.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Татарстан спортчысы Зөлфәт Гәрәев Авыр атлетика буенча юниорлар дөнья чемпионатында бронза медаль яулады. Ярышлар Океаниядәге Фиджи Республикасында уза. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

67 кг га кадәр авырлык категориясендә Гәрәев ике төр буенча 300 кг (ыргылып күтәрүдә 137 кг һәм этеп күтәрүдә 163 кг) күтәрде.

Турнирның алтынын Үзбәкстаннан Адхамжон Эргашев яулады, аның активында 314 кг (141+173). Төрек Мөхәммәт Фуркан Озбек (135+172) 307 кг нәтиҗә белән көмеш призер булды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10