ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Рамазан Фест” бәйрәмендә Коръән аятьләрен тугыз яшьлек бала яңгыратты

4 июнь 2019, 18:09 , Фото: Михаил Захаров

“Рамазан Фест” бәйрәмендә Коръән аятьләрен тугыз яшьлек бала яңгыратты Алим Алиуллин Коръән китабындагы сүрәләрне махсус методика буенча ятлаганын әйтте.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда беренче тапкыр үтүче “Рамазан Фест” бәйрәмендә Коръән аятьләрен сәхнәдән тугыз яшьлек Алим Алиуллин яңгыратты. Алим сүзләренчә, Изге китаптан догаларны ул җиде яшеннән бирле ятлый. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Мин иң элек “Ярдәм” мәчете каршында оештырылган Хафизлар әзерләү үзәгенә йөрдем. Бик күп шөгыльләндем. Хәзер мин белемнәремне күрсәтүемне һәм Коръәнне ятлавымны дәвам итәм. Бу шөгыль миңа ошый”, - диде ул.

Хәзерге вакытта Алим Сирия иленнән гарәп профессоры белән шөгыльләнә. “Аның махсус методикасы бар. Без баштан алфавитны арттан алга, аннары арттан алга таба өйрәнәбез. Шул рәвешле, барлык сүрәләрне дә ятлыйбыз”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10