ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Азнакай авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар рухына Коръән укылган

5 июнь 2019, 23:00

Ифтар ашларын мәчеткә йөрүчеләр дә, авылдашлар да әзерләгән.
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Быел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үткәндә, Азнакайның Мәнәвез һәм Әгерҗе авыллары ветераннарын җыеп, сугыш кырында ятып калганнар рухына багышлап мәчеттә искә алу кичәсе үткәрелгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Мәнәвез авылы мәчетендә Рамазан ае дәвамында корьән ашлары барды. Өлкәннәр, яшьләр, бала-чага – барысы җыелып, Әмирҗан хәзрәтнең Коръән сүрәләре укуын, вәгазьләрен тыңлады.
 
Көндезләрен Коръән-хәтем чыгуда, ифтардан соң тәравих намазында да халык күп булды. Аларны хәзрәтебез оештырды. Ифтар ашларын мәчеткә йөрүчеләр дә, авылдашлар да әзерләде, алар бик күркәм узды. Әнә шул бер ай буе авылдашлар бер-берләре белән аралашты, күңелләрен сафландырды, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10