ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Габделхак Саматов: Өегездә азан әйтелсә, анда шайтан тора алмас - "Шәһри Казан"

5 июнь 2019, 17:50

Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин Габделхак хәзрәт Саматов белән аралашкандагы хатирәләрен искә ала.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Ришат Курамшин). Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин инде мәрхүм Габделхак хәзрәт Саматов белән «Мәрҗани» мәчетендә очрашып-аралашуы турында "Шәһри Казан" басмасына язган.

ХХ гасырның 80-90нчы елларында 70 елга сузылган коммунистик дәһрилек чорыннан соң «рухият яңарышы» чоры башлана.

Шушы вакыт Татарстанда ислам дине торгызылу, халык тормышына элекке гореф-гадәтләр кайту, дини традицияләргә таянып яши башларга омтылыш барлыкка килү дәвере буларак билгеле. Китаплар, дәреслекләр булмау сәбәпле, дин белән ихлас кызыксына башлаган халык мәчетләргә, имамнарга мөрәҗәгать итә, әмма муллаларның күпчелеге үзләре дә дин белеме юлына әле яңа гына баскан кешеләр буларак, якташларының сорауларына тиешле дәрәҗәдә җавап бирә алмый. Шушы катлаулы чорда җөмһүриятебездә тирән дини белемгә ия булган, замандаш-милләттәшләренең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алган берничә хәзрәтебез бар иде. Шуларның берсе Габделхак хәзрәт Саматов булды. Совет идеологиясе белән сугарылган сугышчан атеизм чорында да ул шәригать күрсәтмәләренә нигезләнеп, гыйбадәт кылып яшәде, ерак Үзбәкстандагы Бохара шәһәренә барып, атаклы «Мир-араб» мәдрәсәсендә белем туплап кайтырга әмәлен тапты. Ихласлыгына, ныклы ниятенә карап, аңа Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм иткәндер...

90нчы еллар башында мин дә дин белән кызыксына башлаган яшь кеше буларак, үземчә эзләнә, төрле сорауларга җавап табарга омтыла башладым. Казандагы «Мәрҗани» мәчетендә Габделхак хәзрәт Саматов исемле белемле имам эшләгәнен ишетеп, берничә соравым белән аңа мөрәҗәгать итәргә җөрьәт иттем һәм көннәрдән бер көнне өйлә намазы алдыннан аның бүлмәсенә кыяр-кыймас кына ишек шакып кердем. Хәзрәт мине тыныч, илтифатлы кабул итте, сорауларымны зур игътибар белән тыңлап, аять-хәдисләрне дә кулланып, тормыштан мисаллар да китереп бик хикмәтле җаваплар бирде. Шулай итеп, Кукмарадан Казанга килгән көннәрдә мин Габделхак хәзрәт янына кергәли башладым. Аеруча хикмәтле булган, күңелемне бае­тып иманымны ныгыткан җавапларны исә блокнотыма язып бардым.

Әле дә исемдә, моннан 25 еллап элек мин, динне өйрәнә генә башлаган яшь кеше, хәзрәт янына кереп, аннан Аллаһның барлыгын ничек дәлилләп була дип сорадым. Хәзрәтнең җавабы кыска, әмма бик төгәл һәм инандырырлык дәрәҗәдә саллы, тирән мәгънәле булды:

– Язучыдан башка язу булмый, төзүчедән башка йорт төзелми. Шулай ук бу дөньяның да аны барлыкка китерүче Яратучыдан башка барлыкка килүен күз алдына китереп булмый.

– Ярый, – мин әйтәм, – бу дөньяның Яратучысы бар булуын белдек, кабул иттек. Соңыннан нәрсә? Яратучы бездән нәрсә таләп итә соң?

– Менә бу сорауга җавап эзләү һәр акыл иясен кызыксындырыр, – дип аңлатты хәзрәт. – Коръән-­Кәримдә Аллаһ Раббыбыз әйтә: «Мин, ди, кешеләрне һәм җеннәрне алар Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем»...

– Ә гыйбадәт нәрсә ул? – дигән соравыма, Габделхак хәзрәт болай диде:

– Гыйбадәт ул – Аллаһ кушканнарны үтәү һәм Ул тыйган нәрсәләрдән тыелу, ягъни Раббыбыз риза булырлык гамәл кылып яшәү.

Җавап инде тулы, канәгатьләндерерлек кебек, ләкин мин, беркатлы күңел, һаман төпченәм:

– Хәзрәт, ә беркемгә дә начарлык эшләмичә, гыйбадәт кылмыйча тыныч кына яшәсәң, нәрсә булган? Нәрсәгә кирәк ул гыйбадәт?

Габделхак хәзрәт моңа да исе китмичә, салмак кына җавап бирә:

– Менә кеше тәне төзелешен генә мисалга алыйк әле. Тән – үзе бер завод кебек бит ул. Ашказанына бер тәлинкә ризык салып куясың да – эшең бетте. Тән – «завод» үз эшен башкара башлый... Велосипед та, «смазка» булмаса, бер-ике елдан тутыга, күгәрә башлый, ә безнең 60-70 ел яшәгән тәнебездә нинди «смазка» бар? Күз күрүнең бәясе күпме? Ә колак ишетүнең? Аллаһы Тәгалә болар өчен долларлар да сорамый, миллионнар, алтын-көмешләр дә таләп итми бит. Ә син «гыйбадәт ни өчен кирәк?» дип сорау бирәсең...

Гыйбадәт кылуның ­кирәклеген төп­ле-нигезле итеп аңлаткан хәз­рәткә нәфесләнеп тагын бер сорау бирәм:

– Ә гыйбадәт кылып Аллаһ кушканча яшәгән өчен безгә нәрсә була? Аллаһы Тәгалә моның өчен нәрсә вәгъдә итә?

Остаз күзләрен кысыбрак җи­ңелчә елмаеп куя да әйтә:

– Бу дөньяда бәрәкәт, күңел тынычлыгы, сәгадәт, ахирәттә исә – Җәннәт, ягъни мәңгелек бәхет вәгъдә итә. Әмма Җәннәткә, Аллаһ хозурына ирешү җиңел түгел, моны белеп тор. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бу хакта бер хәдисендә болай ди: «Телисезме Җәннәтне? Материал әзерләгез!» Менә бит нинди хикмәт ул! Бу дөньяда да йорт төзер өчен күпме материал кирәк. Ә Җәннәттәге затлы сарайларың төзелсен өчен шушы ­дөнья тормышында «материал» туплау, ягъни саваплы гамәлләр, гыйбадәт кылу сорала. Әмма шунысын да бел: ахирәттә Җәннәткә ирешү материал туплау белән генә чикләнми. Аллаһ хозурында «кальбе сәлим» булган хәлдә генә урын бирелә.

Мин, кыюсыз гына, хәзрәтне бүлдереп сорыйм:

– Ә нәрсә соң ул «кальбе сәлим»?

– «Кальбе сәлим» ул – йөрәкнең рухи сәламәтлеге, кальбеңнең пакьлеге, – дип җавап бирә остаз. – Йөрәге саф, чиста булган хәлдә генә кеше Җәннәткә кертеләчәк.

Габделхак хәзрәтнең шундый гади, әмма гаҗәеп матур, мәгънәле итеп аңлатканы күңелемә шифалы май булып үтеп керә, шуңа күрә бер дә чыгып китәсе килми...

Шулай тыныч кына гәпләшеп утыр­ган вакытта ишек шакыйлар һәм бүлмәгә кызу атлап, җыйнак сакаллы, төсле кәләпүш кигән ир-ат килеп керә. Үзенең бер авылдан килгән имам булуын әйткәч, соравын бирә:

– Мәетләр озатабыз, хәзрәт. Шул мәетне госелләндереп, кәфенләп-төреп куйганнан соң, туганнары, йөзенә бер карап калыйк әле дип, йөзен ачтыралар. Рөхсәт бирер­гәме-юкмы?

Абзыйның соравына Габделхак хәзрәт шундый җавап бирде:

– Госелләнгән, кәфенләнгән мәетнең йөзен карарга ярый, ләкин үбү, кочаклау, өстенә яшь түгү ярамас. Элек мөфтиләр мәет йөзен карау­ны берсүзсез рөхсәт итәләр иде, ләкин элекке заманны хәзергесе белән чагыштырып булмый бит: хәзер күп кеше тәһарәтсез, госелсез... Кәгъбәтулладагы кара таш ислам чорына кадәр ак төстә иде. Ул вакытта мәҗүсиләр үзләренчә гыйбадәт кылган булып, госелсез, шәрә килеш таш әйләнәсендә йөреп, аны үбәләр иде. Шуның аркада ул ак төсен югалтып каралды... Таш та каралгач, кеше йөзе нишләр?

Авылдан килгән имам авыр көрсенеп куя да әйтә:

– Әле минем бер шәхси соравым да бар. Дүрт бала үстердек, хәзрәт. Шул дүрт баламның өчесе бик акыллы, тәртипле, ә менә берсе, әй, үзәккә үтте бит, җәфа, интектерә тәртипсез... Бер ата-анадан туган, бер төрле тәрбия алган балаларның берсе генә ничек шулай була ала икән ул?

Габделхак остаз, озак көттермичә, абзыйга җавап биреп болай ди:

– Менә мин сиңа бер мисал китерәм. Әйтик, берәү заводта токарь булып эшли. Ул менә дигән белгеч, үз эшен һәрдаим җиренә җиткереп башкара, производство алдынгысы. Әмма бер көнне начальнигы белән сүзгә килеп, күңеле төшә. Көенечтән хезмәттәше тәкъдим иткән аракыдан да баш тартмый. Җитмәсә, детальләрне ясау өчен кулланыла торган тимер дә брак булып чыга. Ул шуны күрмичә кала һәм бик начар, эшкә яраксыз деталь ясап куя...

Авыл имамы, түбәтәен төзәтеп, тагын бер көрсенеп куя да: «Булды, хәзрәт, булды, аңладым... Их, син аны!» – дип уйга баткан хәлдә чыгып китә.

Абзый чыгып киткәч, мин үземчә фикер йөртеп сорыйм:

– Андый бозыклыкта булган кешеләрне өшкереп дәвалауга ничек карыйсыз? Гомумән, шәригатьтә өшкерү бармы?

– Шәригатьтә Аллаһыдан сорау бар, ә Коръән аятьләрен без сәбәп итә алабыз, – дип аңлата остаз. – Әмма аятьләр мөэминнәр өчен генә шифа булып файда китерер, ә кяферләрнең, залимнәрнең адашканлыкларын арттырыр. Ни өчен килде соң бу кеше мулла янына? Чөнки сихерчеләрне, экстрасенсларны, тагын әллә кемнәрне йөреп чыкты да – файдасын тапмады. Хәзер менә монда – мәчеткә килде. «Иншә Аллаһ, булыр, Аллаһ бит Ул мәрхәмәтле, ярдәм итүче!» – дип түгел, ә шикләнеп: «Булмас микән?» – дип. Әйтик, файдасы булмады (Аллаһы Тәгалә теләмәде) һәм бу кеше: «Һи-и, сезнең бу «дин» дигәннәрегез бернәрсәгә дә яраклы түгел икән», – дип көферлеген арттыра.

Тагын ишек шакыйлар. Урта яшьләрдәге бер апа керә. Күзләрендә – яшь. Елар дәрәҗәгә җиткән ханым зар-интизарын сөйли башлый:

– И хәзрәт, нишлим икән? Балалар өчен кайгырам бит мин, балалар өчен! Ике улым да начар юлда. Эчәләр. Өйдә бер дә тынычлык юк.

Габделхак хәзрәт апаны урын­дыкка утыртып бер дога кыла, соңыннан аның намаздамы-юкмы икәнен сорый.

– И, кая инде ул намаз уку. Көне-төне эш тә эш. Малайлар да балачактан бик шук булып үстеләр. И, туздырдылар, и, котырдылар!

Габделхак хәзрәт сорый:

– Ачуландыңмы аларны шул вакытта?

– Әле ничек кенә! Тик файдасы гына булмады.

Хәзрәт, хатирәләрен яңартып, сөйли башлый:

– Безнең авылда сугыш тәмамланган елда бер хатын алты баласы белән тол калды. Балаларының алтысы да – малайлар. Шуның кадәр шук иделәр! Өйнең астын-өскә китереп сикерәләр, кычкырышалар, тавышланалар... Шул вакытта әниләре чыга да йодрыгы белән өстәлгә сугып: «Аһ, Аллаһның рәхмәте төшкере! Тыныгыз тизрәк, мөэминнәр!» – дип кычкыра. Беркайчан да начар сүз белән ачуланмады, чөнки әти-әнинең баласына карата теләге дога буларак кабул булуын белә иде. Шуңа «ләгънәт төшкере» дип түгел, ә «Аллаһның рәхмәте төшкере» дип яратып ачуланды. Соңыннан, күп еллар узгач, сорашкан идем: алты малае да югары белем алган, җитешле тормышта, алтысы да намазда, һәммәсенең яраткан эше, гаиләсе, сәламәт, тәртипле балалары бар. Аларга чыннан да Аллаһның рәхмәте төшкән, әниләренең догасы кабул булган.

Ана, күз яшьләрен сөртеп, әйтә:

– Шулай шул, хәзрәт, ялгышканмын заманында. «Шайтан алгыры» дип сүккән идем олы улымны, чыннан да шулай булып чыкты: начар юлдагы яшьләр белән бәйләнеп, милициягә эләккән. Ни көтә аны?

Менә багучыга барырга дип уйлап торам әле.

– Син багучыларга, башка шундый урыннарга йөрмә инде. «Миңа Аллаһы Тәгалә алда нәрсә әзерләде икән?» – дип кызыксынсаң, үзең Аллаһка нәрсә әзерләгәнеңне кара. Иң элек намазны өйрән. Тәһарәтләнеп намаз укыганнан соң, ихластан дога кыл, балаларың өчен сора. Аллаһы Тәгалә бит шәфкатьле, рәхимле, тәүбәләрне кабул кылып гафу итүче.

Раббыбызның мәрхәмәтлегенә өметләнеп, Аллаһка тәвәккәлләп, рухланып чыгып киткән ханымны озатуга, бүлмәгә 35-40 яшьләрдәге ир-егет килеп керә.

– Гаилә тормышы бозылып китте әле, хәзрәт, – дип сүзен башлый егет. – Көн дә ызгыш, көн дә талаш. Нишләргә дә белмим.

Габделхак хәзрәт яхшы психолог буларак, егеткә киңәш бирә:

– Арада бәхәс туса, шул бәхәсне куптарган темадан чыкмаска кирәк. «Син теге вакытта болай эшләгән идең, тегеләй әйткән идең», – дип иске сәбәпләрне искә төшерсәң, тыныч кына башланган бәхәс зур низагка әверелергә мөмкин. Бусы – бер. Икенчедән, өегездә азан әйтелсә, намаз укылса, анда шайтан тора алмас һәм арагызны бозмас.

– И хәзрәт, мин бит эшмәкәр, көне-төне чабам, намазга вакытым калмый минем, – дип аклана башлаган иргә остаз әйтә:

– Ник, син бит өеңдә тынычлык, эшеңдә бәрәкәт булуын телисең, ә шуларны бирүче Раббыңа сәҗдә кылырга вакыт юк дип торасың. Сиңа Аллаһның рәхмәте кирәк түгелмени?

– Кирәк тә, ләкин эшем күп, хәзрәт, вакыт чыннан да юк.

Хәлнең нәрсәдә икәнен аңлап алган Габделхак хәзрәт, каләм белән бер бит кәгазь алып, яза-яза саный башлый:

– Шайтан 1 мәртәбә Аллаһка сәҗдә кылмау сәбәпле, Аның дошманына әверелде. Бер тәүлектә 32 рәкәгать намаз, һәрберсендә икешәр сәҗдә – барлыгы 64 сәҗдә була. Бер елда 365 көн. Тә-әк, 365не тапкырлыйбыз 64 кә... ничә сәҗдә була? Тә-әк...

Хәзрәт кәгазенә текәлеп, шулай сөйләнеп чутлап утырган арада, теге ир шыпырт кына бүлмәдән чыгып сыза. Ә хәзрәткә шул гына кирәк. Арыган бугай инде ул. Мин дә аның хәлен аңлап, рәхмәт әйтеп, сәлам бирәм дә чыгып китү ягын карыйм. Әмма беләм: мин бирегә әле тагын киләчәкмен, чөнки шушында хикмәт иясе, чын мәгьнәсендә дин әһеле, зур хәрефтән язарлык мөхтәрәм Хәзрәт, олы йөрәкле, киң күңелле, тирән белемле остаз бар. Миңа аның хикмәтләре бик тә кирәк. Чөнки әлеге хикмәтләр аша мин Раббыма якынаям, тормышымда ныклы терәк булырлык гыйлем алам. Шушы гыйлем минем күңелемне һәм тормыш юлымны яктырта, һәрвакытта да ярдәм итә. Нишләмәк кирәк, ­дөнья бүген буталчыклы, пычрак булганга, мин дә буталам, хаталанам, минем дә күңелем пычрана. Әмма Габделхак Саматов кебек Хәзрәт бар икән, бу – күңелемне пакьләрлек, ­зәгыйфь иманымны ныгытырлык киңәшчем, хикмәтле рухи остазым бар дигән сүз.

...Инде ничә еллар узды, күпме сулар акты, тормыш юллары үтелде, ә рухи остазым инде күптән ахирәт әһеле булса да, аның хикмәтле фикерләре, киңәшләре онытылмый – күңелемне яктыртып, җылытып, өметләндереп, киләчәккә нык­лы ышаныч баглап яшәргә һаман ярдәм итә. Ничектер бер уйлап куйдым: бар намазда имамга ою, шулай ук имамны үзеңнең остазың, киңәшчең, терәк-таянычың итеп тоеп, аңа рухи мәгънәдә гомер-гомергә ою да бар. Габделхак хәзрәт белән танышып, аның белән аралаша башлаганнан соң, мин дә ошбу Имамга оедым – аны үзем өчен гомерлеккә остаз итеп сайладым. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын, аның белән бергә Аллаһ җәннәтендә очрашырга насыйп әйләсен.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10