ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Балык Бистәсенең Яңавылдагы терлекчелек комплексы районда алдынгы урында

7 июнь 2019, 04:00 , Фото: rsloboda-rt.ru/

Балык Бистәсенең Яңавылдагы терлекчелек комплексы районда алдынгы урында Район җитештергән барлык сөтнең 24 проценты нәкъ менә шушы хуҗалык өлешенә туры килә.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Илгиз Җамалиев). Балык Бистәсенең “Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Яңавылдагы терлекчелек комплексын районның мул сөт чишмәсе белән чагыштырсак та һич арттыру булмас. Бу хакта "Авыл офыклары" газетасы яза. 
 
Район җитештергән барлык сөтнең 24 проценты нәкъ менә шушы хуҗалык өлешенә туры килә. Һәр көнне 12200 килограмм сөт савалар биредә. Әле кайчан гына бу урында ялан кыр иде.
 
2015 елда 5 заманча терлек торагы төзеп куйган кулонлылар. Узган ел исә тагын 4 торакны файдалануга тапшырганнар. Аларга Смоленск якларыннан сычевский токымлы таналар алып кайтканнар.
 
Терлекчелек комплексы җитәкчесе Фәнис Садыйков әйтүенчә, мондый шартларда мул продукция бирердәй токымны шактый озак эзләгәннәр. Интернетын да айкаганнар, белгечләр белән дә фикерләшкәннәр. Ахырда Смоленский өлкәсендә чыгарылган сычевский токымлы сыерларга тукталганнар. 
 
Яңа кайтарылган 500 баш тананың 260 сычевский токымыннан икән. Яртысыннан артыгы бозаулап та куандырганнар инде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10