ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов инвестклимат рейтингы турында: Мәскәү белән янәшә урнашу – зур дәрәҗә

7 июнь 2019, 13:17 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов инвестклимат рейтингы турында: Мәскәү белән янәшә урнашу – зур дәрәҗә Субъектларга бизнесның хакимияткә карата мөнәсәбәтен үзгәртү юнәлешендә эшләргә кирәк, дип саный Татарстан Президенты.

(Санкт-Петербург, 7 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре Илкүләм инвестиция климаты рейтингында республика биләгән позицияне уңай бәяләде. Ул Петербург халыкара икътисади форумында журналистларга шулай дип белдерде.

«Мәскәү белән янәшә урнашу зур дәрәҗә дип саныйм. Безгә рейтингны яхшырту гына түгел, бизнесның хакимияткә карата мөнәсәбәтен үзгәртү юнәлешендә дә эшләү зарур. Безнең рейтинг начар димәс идем, әмма тагын да күбрәк эшләргә кирәк», - дип искәртте Президент.

Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10