ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Сайлау көнендә бер участокта 25ләп күзәтүче булыр дип фаразлана

7 июнь 2019, 15:37 , Фото: Михаил Захаров

Сайлау көнендә бер участокта 25ләп күзәтүче булыр дип фаразлана "Сайлауның дөреслеге, үтә күренмәлелеге, беренче чиратта, контроль дәрәҗәсеннән тора", - дип искәртте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә бер участокта 25ләп күзәтүче булыр дип фаразлана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

“Сайлауның дөреслеге, үтә күренмәлелеге, беренче чиратта, контроль дәрәҗәсеннән тора. Безнең фаразлар буенча, сайлауда сәяси партияләрдән, Татарстанның Иҗтимагый палатасыннан күзәтүчеләр саны бик күп булачак. Бер участокта 25кә кадәр булырга мөмкин”, - диде ул.

Аның әйтүенчә, күзәтүчеләрнең күп булуы сайлаучыларда ышанычны арттыра. Ул күзәтүчеләргә дә, массакүләм мәгълүмат чараларына да эш өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачагын әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10