ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Калининград өлкәсендә төбәктәге бердәнбер мәчетне сүткәннәр

7 июнь 2019, 15:52

Хәзерге вакытта Калининград өлкәсе мөселманнарының шикаятен Кеше хокуклары буенча Европа суды тикшерә.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Калининград шәһәре янында мөселманнарның бердәнбер гыйбадәт йортын сүткәннәр. Суд әлеге бинаны законсыз төзелгән дип тапкан. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

Бу мөселманнарның гыйбадәт кылу өчен җыела торган бердәндер урыны булган. Россиянең көнбатышында бер генә мәчет тә юк. Төбәктәге мөселман оешмасы мәчет төзүгә рөхсәт алу өчен 15 ел көрәшә. 

22 майда Черняхов шәһәр округының Свобода бистәсенә полиция, махсус хезмәтләр, түрәләр килгән. Төзелеш техникасы җәлеп ителгән. Берничә сәгать эчендә җирле эшмәкәр Артур Русяевның җир кишәрлегендәге өч бина хәрабәләргә әйләнә.

Артур Русяев алты ел элек ислам динен кабул иткән. Үзенең җирендә ул берничә бина төзи һәм берсен мөселман оешмасына арендага бирә. Гыйбадәт йортына өлкәнең барлык мөселманнары җыела торган булган.

Әлеге бина белән җирле хакимият кызыксына башлый. Алар шәхси ихата алып бару өчен капиталь корылмалар төзегәндә Русяевны закон бозган ди саный. Артур Русяев, әлеге корылмаларны капиталь түгел, ә Кадастр палатасында исәптә торган склад биналары дип белдерә. Димәк, әлеге биналар законлы рәвештә төзелгән була.

Хәзерге вакытта төбәктә 100 мең чамасы мөселман яши (Калининградта барлыгы 1 миллионнан артык халык яши). Ләкин Калининград шәһәрендә мәчет төзелмәгән. Хәзерге вакытта Калининград өлкәсе мөселманнарының шикаятен Кеше хокуклары буенча Европа суды тикшерә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10