ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

VIII Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итү башланды

7 июнь 2019, 17:04 , Фото: Рамиль Гали/архив

VIII Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итү башланды 12 июльдән 19 июльгә кадәр Болгарда узачак җыен быел Тәфсир елына багышлана.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Быел 12 июльдән 19 июльгә кадәр Болгарда VIII Мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган әлеге җыен быел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Форумга гаризал кабул ителә. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форумның төп темасы Коръән булачак. Катнашуга 18 яшьтән алып 30 яшькәчә мөселманнар чакырыла. Җыен кысаларында лекцияләр, дәресләр, дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар оештырылачак, диелә бу хәбәрдә.

Тирән белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне бай күңел ачу өлеше көтә: тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, шулай ук интеллектуаль һәм спорт уеннары.

Традиция буенча форум Болгар музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә оештырыла. Форумда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга һәм гариза тутырырга; оештыручылар Форумга ни өчен нәкъ менә сезне алырга тиеш булуы хакында пост язарга һәм аны #фмм_8 хэштегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.

Язмада VK @forummuslimmol; Instagram @muslimmol сәхифәләрен билгеләргә кирәк. Катнашучының профиле ачык булырга тиеш, юкса аның язмасы күренмәячәк.

Гаризалар 2019 елның 7 июленә кадәр кабул ителә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10