ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«ТАИФ» компаниясе «Иокогава Электрик СНГ» белән килешү имзалады

7 июнь 2019, 17:21 , Фото: tatarstan.ru

«ТАИФ» компаниясе «Иокогава Электрик СНГ» белән килешү имзалады Тантанада Татарстан Президенты, «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм «Иокогава Электрик Корпорэйшн» Такаси Нисидзима катнашты.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «ТАИФ» (Татарстан Республикасы) компаниясе һәм «Иокогава Электрик СНГ» Стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Документка «ТАИФ» АҖнең милеккә корпоратив идарә һәм инвестицияләр буенча генераль директоры урынбасары, «Казаноргсинтез» ГАҖ һәм «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов һәм «Иокогава Электрик СНГ» генераль директоры Владимир Савельев кул куйдылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм «Иокогава Электрик Корпорэйшн» Такаси Нисидзима катнашты.

Аннары «ТАИФ» һәм Schneider Electric компанияләре арасында стратегик хезмәттәшлек турында өстәмә килешү имзаланды. Документка «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм Schneider Electric компаниясенең өлкән вице-президенты, Россиядәге һәм БДБдә президенты Йохан Вандерплаетсе кул куйды. Килешү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барында имзаланды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов Schneider Electric компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. «ТАИФ» төркеме предприятиеләре башкаручы масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.

  • Schneider Electric җайланмасы «Нижнекамскнефтехим» ГАҖда, «Казаноргсинтез» ГАҖда, «ТГК-16» АҖ филиалларында, «ТАИФ-НК АЗС» ҖЧҖ предприятиесендә, «ТАИФ» АҖ социаль объектларында куелган һәм файдаланыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10