ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстанда табигый газны сыекландыру комплексы төзү турында килешү имзаланды

7 июнь 2019, 19:47 , Фото: tatarstan.ru

Татарстанда табигый газны сыекландыру комплексы төзү турында килешү имзаланды Комплексны “Чистай” сәнәгать паркы территориясендә төзү планлаштырыла.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер “Татарстан Республикасында табигый газны сыекландыру комплексы төзү” һәм “Татарстан Республикасында криоген автозаправка станцияләре челтәре төзү” инвестицион проектларын тормышка ашыру буенча килешү имзалады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында имзаланды.

“Бүген имзаланган документ буенча, Татарстанда “2019-2030 елларда Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ базарын үстерү” программасы эшләнер, расланыр һәм тормышка ашырылыр дип көтелә”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Работа делегации Республики Татарстан во главе с Президентом РТ Р.Н.Миннихановым в Петербургском международном экономическом форуме.

Баштарак Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимов хәбәр иткәнчә, табигый газны сыекландыру буенча җитештерүне “Чистай” сәнәгать паркында төзү планлаштырыла.

  • Татарстан газ ягулыгы инфраструктурасы үсеше һәм компримацияләнгән табигый газ куллану буенча алдынгы урыннарда. Республикада “2013-2023 елларда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасы тормышка ашырыла.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10