ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылының борынгы мәчетен төзекләндерү эшләре дәвам итә

8 июнь 2019, 07:00 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылының борынгы мәчетен төзекләндерү эшләре дәвам итә "Быел бу мәчеттә гает укып булмады, бәлки киләсе елга насыйп булыр", - дип биредә эш тукталмаганга сөенә авыл халкы.
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында урнашкан мәчетне төзекләндерү дәвам итә. Район басмасы шул хакта яза. 
 
Бу мәчет традицион татар архитектурасына "Петербург бароккосы" элементлары кушып, ике катлы итеп, гөмбәзләп, дугасыман тәрәзәләр куеп, баскычларын чуеннан ясатып төзелгән булган.
 
Төзекләндерү эшләре башланганга да байтак вакыт узды, мәчетнең инде шактый эшләре эшләнде. Аеруча эчке ягы яңартыла. Әле биредә эш җитәрлек. "Быел бу мәчеттә гает укып булмады, бәлки киләсе елга насыйп булыр", - дип биредә эш тукталмаганга сөенә авыл халкы.
 
Әлеге мәчетне төзекләндерү өчен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров зур көч куя. Аның ярдәме белән мәчетне торгызу эшенә иганәчеләр җәлеп ителә, матди яктан зур булышлык күрсәтүе нәтиҗәсендә, борынгы мәчеттә бүгенге көндә дә төзекләндерү эшләре дәвам итә.   
 
Башкала белән Бәрәскә авылы арасында төзекләндерү эшенә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова җитәкчелек итә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10