ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Марат Әхмәтов татарстанлыларны Сабантуй бәйрәме белән котлады

8 июнь 2019, 10:06 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Марат Әхмәтов татарстанлыларны Сабантуй бәйрәме белән котлады "Бу көтеп алына торган һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе", - диелә котлауда.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Сабантуй бәйрәме белән котлады.

"Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем барыгызны да халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй белән котлыйм!

Татар халкы өчен һәм республикабызның башка халыклары өчен дә бу көтеп алына торган һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар буена сакланып һәм буыннан-буынга күчеп килгән күркәм милли традицияләрнең иң яхшы сыйфатларын - хезмәт уңышларына ирешүне, дуслык һәм туганлыкны, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәтне татар халкы «сабан бәйрәмендә» бар яктан югары дәрәҗәдә күрсәтә.

Сабантуй бәйрәмендә без, беренче чиратта, үзләренең фидакяр хезмәте белән мул уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлыйбыз. Татарстанның иминлеген ныгытуга һәм аны танытуга шулай ук барлык җитештерү тармаклары хезмәтчәннәренең, фәнни һәм иҗади зыялылар вәкилләренең ирешкән казанышлары, безнең спортчыларыбызның яулаган җиңүләре дә зур этәргеч бирә.

Сабантуйда катнашучыларга һәм аның кунакларына, мавыктыргыч бәйгеләрдән бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм уңай тәэсир алып, халкыбызның гореф-гадәтләрен яңартып, төрле уен-ярышларда катнашып, күңелле ял итүләрен телим. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм тормышыгызда иминлек телим!", - диелгән Марат Әхмәтовның республика халкына мөрәҗәгатендә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10