ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан белән Новосибирск өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде

9 июнь 2019, 07:51 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстан белән Новосибирск өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде
Новосибирск өлкәсен машина һәм приборлар төзелеше продукциясе белән тәэмин итүне киңәйтү, нефтехимия өлкәсендәге хезмәттәшлекне куәтләндерү ниятләнә.

(Новосибирск, 9 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников төбәкләр арасында эшлекле хезмәттәшлек турында килешүнең яңа редакциясен һәм 2019-2021 елларда аны тормышка ашыру программасын имзалады.

Килешү сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне күздә тота. Хәзерге вакытта Татарстанның КАМАЗ, "РариТЭК Холдинг", Казан оптика-механика заводы, "Казаноргсинтез" һәм Татарстанның башка предприятиеләре белән хезмәттәшлек инде көйләнгән.

Алга таба Новосибирск өлкәсен машина һәм приборлар төзелеше продукциясе белән тәэмин итүне киңәйтү, нефтехимия өлкәсендәге хезмәттәшлекне куәтләндерү, КАМАЗ белән хезмәттәшлекне киңәйтү ниятләнә.

Килешүне имзалаганнан соң Татарстан Президенты һәм Новосибирск өлкәсе губернаторы федераль сабан туена юл тотты. Новосибирскида быел федераль дәрәҗәдәге сабан туе үтә. Бирегә Россиянең 29 регионыннан һәм Казахстаннан татар иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Татарстаннан зур делегация килде. 2010 елгы җанисәп буенча, Новосибирск өлкәсендә 24 меңнән артык татар яши. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10