ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Бүген Казахстан Республикасында ил Президентын сайлыйлар

9 июнь 2019, 09:30

Казахстан гражданнары кандидатлар өчен Казандагы Генераль консуллыкта тавыш бирә алачак.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казахстан Республикасында ил Президентын чираттан тыш сайлаулар уза. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Ил башлыгы вазифасына барлыгы җиде кандидат дәгъва кыла.

Алар арасында гамәлдәге Президент Касым-Жомарт Токаев, Казахстан Коммунистлар халык партиясеннән кандидат Жамбыл Әхмәтбәков, «Милләт язмышы» милли хәрәкәтеннән кандидат Әмирҗан Косанов, «Бөек дала бөркетләре» иҗтимагый берләшмәсеннән кандидат Садыбек Тугел, «Ак жол» Демократик партиясен тәкъдим итүче Дания Еспаева һәм «Авыл» партиясеннән Толеутай Рәхимбәков бар.

Бу көнне Казанда булган Казахстан Республика гражданнары Генераль консуллыкта (Карл Маркс урамы, 8/13 йорт) тавыш бирә алачак, дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына Казахстанның Россиядәге илчелегендә. Сайлау участогы җирле вакыт буенча иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Участокка килгәндә үзең белән паспорт яки Казахстан Республикасы гражданиның шәхес таныклыгы булырга тиеш.

Казаннан тыш, Россия Федерациясе территориясендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Омск шәһәрләрендә дә тавыш бирергә мөмкин.

  • Нурсолтан Назарбаев 2019 елның 19 мартында дәүләт башлыгы вәкаләтләрен үз өстеннән төшерде. Икенче көнне Казахстан Сенатының элеккеге башлыгы Касым-Жомарт Токаев ант бирде һәм ил Президенты вазифасына кереште.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10