ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Түбән Камада төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләрне котладылар

9 июнь 2019, 22:00

Бүләкләнгән 200 кеше арасында балалар гына түгел, мөгаллимнәр, мәктәп директорлары бар иде.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Түбән Камада халыкара, Россия һәм Татарстан күләмендәге олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүче укучыларны котладылар. Бу хакта районның "Туган як" газетасы яза. 
 
Бүләкләнгән 200 кеше арасында балалар гына түгел, мөгаллимнәр, мәктәп директорлары бар иде. Укучыларга, дипломнардан тыш, 1,5 мең сумнан алып 7 мең сумга кадәр акчалата бүләк тә тапшырылды. Шулай ук, Бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән яки призлы урыннар алган балалар ике бердәм дәүләт имтиханыннан азат ителә икән. 
 
Гомумән, бу уку елында Түбән Каманың 6492 укучысы төрле өлкәләрдә сәләтләрен күрсәтте: 554 укучы –  муниципаль, 129 укучы – республика,  12 укучы Бөтенроссия олимпиадаларында һәм конкурсларында җиңеп чыккан . Түбән Кама Татарстанда,  Казан һәм Яр Чаллыдан кала, уңышлар буенча өченче урында тора. 
 
 "Май аенда Хезмәт бәйрәмен һәм Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Ә бүгенге чара бу ике тантананы берләштерә, чөнки тырыш хезмәттән башка җиңүгә ирешеп булмый", – дип мөрәҗәгать итте укучыларга район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.  
 
Укучылар аңа үзләре әзерләгән бүләкне – призерлар һәм җиңүчеләрнең фоторәсемнәре урнаштырылган альбомны тапшырды. Эльвира  Долотказина рәхмәтен белдерде һәм бүләкнең шәһәр хакимияте музеенда урын алачагы турында әйтте.
 
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Ленар Әхмәтов тантаналы чараны "Оскар" премиясен тапшыру белән чагыштырды, олимпиадаларда ия булган күнекмәләрнең һәм осталыкларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм җәйге каникулларны файдалы  үткәрүләрен теләде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10