ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Питрәчтә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер малай һәлак булды

9 июнь 2019, 23:00 , Фото: pestrecy-rt.ru

Питрәчтә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер малай һәлак булды Зыян күрүче Казанда яшәгән, Питрәчкә бабасы һәм әбисе янына җәйге каникулларга кунакка кайткан булган.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", "Алга"). 6 июньдә, Питрәч авылында 20 сәгать 20 минутта Никольская урамында машина йөртүче чит ил машинасы белән велосипедта юл аркылы чыгучы яшүсмергә бәрдергән. Яшүсмер малай каты тән җәрәхәтләре алган, ул Питрәч район үзәк хастаханәсендә вафат булган. Бу хакта җирле "Алга" газетасы яза. 
 
Ашыгыч ярдәм биш минуттан соң, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре - 10 минуттан, тикшерү-оператив төркем 20 сәгать 35 минутта килеп җиткән. Яшүсмер малай каты тән җәрәхәтләре алган, ул Питрәч район үзәк хастаханәсендә вафат булган.
 
Зыян күрүче Казанда яшәгән, Питрәчкә бабасы һәм әбисе янына җәйге каникулларга кунакка кайткан булган.
 
Машина йөртүче зыян күрмәгән, транспорт чарасына механик зыян килгән булган. Машинада видеорегистратор һәм радар-детектор юк, автомобильнең ян пыялалары тонировкаланмаган, бар якта да бер типтагы җәйге резина урнаштырылган. 
 
Шофер хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган. Малайда шлем, аның киемнәрендә яктылыкны чагылдыручы элементлар булмаган.
 
Һәлак булучының барлык туганнарының һәм якыннарынының тирән кайгысын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10