ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Быел Монреаль Сабан туенда төрле милләт вәкилләре катнашачак

10 июнь 2019, 09:26 , Фото: архив/Рамиль Гали

Быел Монреаль Сабан туенда төрле милләт вәкилләре катнашачак Татарстан артистлары милли бәйрәмнең махсус кунаклары булачак.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 22 июнь көнне 11:00 сәгатьтә Монреаль шәһәренең Angrinion паркында татар һәм башкорт милли бәйрәме - Сабан туе була. Бәйрәмне “Мирас” татар мәдәни үзәге  уздыра. Чарада Канаданың Торонто, Оттава, Квебек шәһәрләренең татар, башкорт, рус һ.б. диаспорасы вәкилләре көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә үзәкнең җитәкчесе Зилә Миргалиева хәбәр итте.

“Программада зур концерт әзерләнә. “Мирас” үзәгенең яшь талантлы артистлары милли биюләрне һәм татар-башкорт халык җырларын башкарачак. Монреальдәге төрле милләт диаспорасы вәкилләренең җыр һәм бию ансамбльләре катнашачак”, - диде ул.

Җитәкче сүзләренчә, быелгы Сабан туена Татарстаннан махсус кунаклар – атказанган артистлар көтелә. “Бәйрәм программасында милли уеннар, спорт ярышлары, милли көрәш кергән”, - диде ул.

“Бәйрәмгә килгән кунакларны милли ризыклар белән сыйлаячакбыз. Бәйрәмнең төп максаты – татар-башкорт милләтенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен Канада кешеләренә таныту һәм популярлаштыру. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз”, - диде Зилә Миргалиева.

Бәйрәм Квебек мирасын саклау җәмгыяте, Татарстанның мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Россиянең Монреальдәге генераль консуллыгы, Бөтендөнья башкорт корылтае ярдәме белән оештырыла.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10