ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Буа районы Кайбыч авылында мәчет ачылганга 25 ел тулды

10 июнь 2019, 10:28 , Фото: dumrt.ru

Буа районы Кайбыч авылында мәчет ачылганга 25 ел тулды 1994 елда мөхтәсиб вазифаларын башкарган Фәһим хәзрәт Сөләйманов мәчет төзегән вакыттагы уй-кичерешләре белән уртаклашкан.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). 6 июнь көнне Буа районы Кайбыч авылында мәчет ачылганга 25 ел тулуны билгеләп үттеләр. Бу турыда Татарстан мөслеманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буаның "Хаҗилар" мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Буа районының элеккеге район башлыгы Габделхай Нәбиулла улы, авыл имамы Назыйм хәзрәт Фәхретдинов катнашкан.

Башлап Назыйм хәзрәт кыскача мәчет тарихын сөйләгән. Илмир хәзрәт үзенең вәгазендә авыл нигезен саклап яшәргә, һәрдаим мәчеткә йөреп гамәл-гыйбадәт кылып тату, матур гына мәхәлләне әйдәп барырга икәнлегенә басым ясаган.

1994 елда эшләгән, мөхтәсиб вазифаларын башкарган Фәһим хәзрәт Сөләйманов мәчет төзегән вакыттагы уй-кичерешләре белән уртаклашкан, мәхәлләгә, аның имамыма дәвамлылык теләгән.

"Мөхтәсибебез Илмир хәзрәт бүгенге көндә мәхәлләгә булышып торучыларга мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Авылны хөрмәт итеп кайтучы кунаклар үзләренең җылы тәбрик сүзләрен ирештерделәр. Кайбыч авылы үзидарәсе рәисе Габдрахманов Нияз Шакир улы килгән хәзрәтләргә авыл исеменнән рәхмәтен җиткерде", диелгән бу хәбәрдә.

Бәйрәм авыл мәдәният сараенда әзерләнгән мул табын артында дәвам иткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10