ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ике атна элек батып үлгән ир-атның мәетен тапканнар

10 июнь 2019, 14:12

Һәлак булган кешене ярдан су өслегендә өч метрда тапканнар.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда Кама елгасында ике атна элек батып үлгән ир-атның мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә көндез Кама акваториясендә 29 майда су коенган вакытта югалган 39 яшьлек ирнең мәетен таптылар. Һәлак булган кешене ярдан су өслегендә өч метрда тапканнар», - дип сөйләделәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Һәлак булган кешене полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10