ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ташкентта узган Сабантуйга 40 меңнән артык кеше җыелган

10 июнь 2019, 14:37

Татар халкының милли бәйрәме Үзбәкстанда Актив инвестицияләр һәм социаль үсеш елына багышлап үткәрелде.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). 9 июньдә Ташкент шәһәренең «Central Park» мәдәният һәм ял паркында үткән Сабан туена 40 меңнән артык кеше җыелды. Ул Үзбәкстанда Актив инвестицияләр һәм социаль үсеш елына багышлап үткәрелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабантуйда көрәш, гер күтәрү, армрестлинг, аркан тартышу, багана башына менү, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек уеннар һәм ярышлар узды. Бәйрәмдә беренче тапкыр байдаркаларда да ярыштылар.

Концерт программасыннан тыш, паркта татар милли ризыклары, йорт кирәк-яраклары һәм кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе эшләде, анда төрле сувенирлар сатып алырга мөмкин иде.

Бәйрәм концертында Казаннан килгән кунаклар – Татарстанның атказанган артистлары, «Зә-ләй-лә» вокаль дуэты аристлары Ләйсән Закирова һәм Ләйсән Мөхәммәтшина чыгыш ясады.

Тамашачыларны Үзбәкстанда популяр булган татар җырларын башкаручылар һәм бию коллективлары да үз сәнгате белән куандырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10