ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Гранта» автомобиле, 91 яшьлек әбине бәрдереп, авария урыныннан качкан

10 июнь 2019, 14:50

Юл һәлакәте Латыш Укчылары урамындагы 7нче йорт ишегалдында булган.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Казанда «Лада Гранта» автомобиле арты белән хәрәкәт иткән вакытта, 91 яшьлек әбине бәрдереп, авария урыныннан качып киткән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Узган ялларда Латыш Укчылары урамындагы 7нче йорт ишегалдында «Лада» автомобилен йөртүче 67 яшьлек ир-ат арты белән хәрәкәт иткән вакытта өлкән яшьтәге җәяүлене бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән. Әмма «качкын»ны бик тиз тапканнар», - дип белдерделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, әбинең кулбаш сөяге сынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10