ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Быел Татарстанда аграрийлар тарафыннан яңа технологияләр кертелгән

10 июнь 2019, 15:32 , Фото: архив/Александр Эшкинин, Рамиль Гали

Быел Татарстанда аграрийлар тарафыннан яңа технологияләр кертелгән Быел яфрактан тукландыру ысулы, су һәм ашлама өчен эремә җайланмалары кулланыла.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда уңышны формалаштыру буенча яңа технологияләр кертелгән. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.

“Төрле авыруларга, корткычларга каршы чаралар кабул итәбез, өстәмә тукландыру кулланабыз. Соңгы елларда динамика үсә бара, ун мең гектардан башлаган булсак, бүген инде 1,5 миллион гектар җир эшкәрттек. Яңалык буларак, яфрактан тукландыру кертелде һәм су һәм ашлама өчен эремә җайланмалар төзелде”, - диде ул.

Мәгълүм булганча, җайланмадагы су чәчелгән мәйданга гербицид һәм фунгицид белән бергә сиптерелә. “Соңгы елларда республикада су җайланмалары төзелә башлады. Махсус җылы су сыекчаның катылыгы, аның кислоталылыгын исәпкә алып әзерләнә”, - диде Илдус Габдрахманов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10