ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Спорт министрлыгы командасы корпоратив футбол турнирында призлы урын алды

10 июнь 2019, 19:42 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Спорт министрлыгы командасы корпоратив футбол турнирында призлы урын алды Ярышларда Татарстан Республикасының компанияләре һәм корпорацияләре вәкилләреннән торган 15 команда катнашты.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Спорт министрлыгы командасы «Спорт һәм бизнес 2019» футбол турнирында өченче урынны алды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган ял көннәрендә «Тулпар» стадионының футбол кырында мини-футбол буенча «Спорт һәм бизнес 2019 Кубогы» ачык корпоратив турниры узды. Ярышларда Татарстан Республикасының компанияләре һәм корпорацияләре вәкилләреннән җыелган 15 команда катнашты.

ТР Спорт министрлыгы җыелма командасы министрлык һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләреннән төзелгән. Команда төркем этабы нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды һәм алтын кубок уйнатуга чыкты.

Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан спорт министрлыгы командасы өченче урынны яулады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10