ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә балигъ булмаган кызларны фахишәлеккә җәлеп иткән ике кеше хөкем ителгән

11 июнь 2019, 00:00

Фахишәлек белән шөгыльләнү өчен алар яшь кызларны һәм шул исәптән ике балигъ булмаган баланы да җәлеп иткән.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә интим хезмәтләр күрсәтү агентлыгын оештырган 37 яшьлек әлмәтлене һәм 28 яшьлек Яңа Чишмә районы кешесен хөкем иткәннәр. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Фахишәлек белән шөгыльләнү өчен алар яшь кызларны һәм шул исәптән ике балигъ булмаган баланы да җәлеп иткән булганнар. Салон 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның июленә кадәр “эшләгән”.
 
Интим хезмәтләр күрсәтү агентлыгын оештыручыларны тиешле маддә буенча җаваплылыкка тарттылар. Хатын-кызны алты ел гомуми режимлы колониягә, ә аның дустын ел ярым колониягә хөкем иттеләр. Алар үз гаепләрен танымады, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10