ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлки районы Чувашия Сабан туенда Татарстанны тәкъдим итәчәк

11 июнь 2019, 02:00

Урмайда Сабантуй 15 июньгә билгеләнгән.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән, быел Әлки районы Чувашия Республикасының Урмай авылында үтәчәк Сабан туенда Татарстан вәкиле сыйфатында катнашачак. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Урмайда Сабантуй 15 июньгә билгеләнгән. Милли бәйрәмгә район җитәкчеләреннән тыш, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, спорт бәйгеләре оештыручылар, аш-су осталары, кул эшләнмәләре җитештерүчеләр барачак.
 
Әлки районы соңгы 15 елда төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә Сабантуйлары үткәрүдә ярдәм итә. Әлкилеләр катнашында Ярославльдә, Пензада, Дзержинскида, шул ук Чувашия Республикасында Сабантуйлары оештырылды, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10