ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алабугада сәләтле балалар өчен махсус лагерь оештырганнар

11 июнь 2019, 03:00 , Фото: alabuganury.ru/

Алабугада сәләтле балалар өчен махсус лагерь оештырганнар Лагерьне оештыру максаты – балаларны олимпиадаларга әзерләү.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Алабуга нуры", Эльвира Вәлиева). Алабуга районының Иске Мурзиха авылында “Сәләтле балалар академиясе” профильле лагере эшли башлады. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
"Балалар бездә бөтенләй бушлай ял итәләр, шул исәптән туклану һәм автобуста йөрү бушка. Эшебездә безгә район башлыгы Геннадий Емельянов зур ярдәм күрсәтә, шуның өчен без аңа бик рәхмәтле", - ди лагерь кураторы Гөлнур Җиһаншина.
 
Балалар лагерь дәвамында билгеле бер төр юнәлештәге фәннәр белән шөгыльләнәчәк. Лагерьне оештыру максаты – балаларны олимпиадаларга әзерләү. Укучылар ике сменада ял итәчәк. Беренче смена – химия һәм биологиягә, ә икенчесе – математика фәннәрендә уңыш яулаган балалар өчен оештырыла.
 
Алар математика, физика, информатика, физик тәрбия дәресләренә, психолог шөгыльләренә һәм экскурсияләргә йөриячәк. Балалар белән шәһәр мәктәпләренең тәҗрибәле педагоглары шөгыльләнәчәк. 
 
Дәресләр көн саен 45 минут дәвамында узачак, әмма алар гадәти дәресләр түгел, балалар төрле биремнәр рәвешендә тагын да катлаулана торган программа буенча белем алачак. 
 
Сменаның ахырында, нәтиҗә итеп, барлык балалар да проек тәкъдим итәргә тиеш. Аларда алар җирле флора һәм фаунаны өйрәнү тәҗрибәсе турында сөйләячәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10