ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кукмарада җиңел машинада юл читенә капланган егетне реанимациягә озатканнар

11 июнь 2019, 08:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмарада җиңел машинада юл читенә капланган егетне реанимациягә озатканнар 21 яшьлек шофер егет тизлекне арттыру сәбәпле, идарәне югалткан.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районында “Калина” машинасы белән юл читенә чыгып капланган егет реанимациягә озатылган. Район басмасы шул хакта хәбәр итә. 
 
 
Районның ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 июнь көнне иртәнге 5 сәгать 35 минутта Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш юлында транспорт һәлакәте була. “Калина” машинасы шоферы, тизлекне арттыру сәбәпле, идарәне югалта һәм юл читенә чыгып каплана.
 
 
"Һәлакәт нәтиҗәсенә 21 яшьлек машина йөртүче егет төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала һәм район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә озатыла", диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10