ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Казан» Халыкара аэропортындагы парковкада бәяләр артты

11 июнь 2019, 14:05

21нче минуттан башлап парковканың беренче сәгате өчен ике тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Быелның 1 маеннан «Казан» Халыкара аэропортында автомобиль парковкасы хезмәтләренә бәяләр артты. Яңа прейскурант һава аланы сайтында урнаштырылган.

«Парковкага кергәннән соң 21нче минуттан бер сәгатькә кадәр – 200 сум; парковкага кергәннән соң бер сәгатьтән ике сәгатькә кадәр – 150 сум; парковкага кергәннән соң ике сәгатьтән биш сәгатькә кадәр (һәр тулы һәм тулы булмаган сәгать өчен) – 100 сум», - диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта, парковканың беренче 20 минуты – бушлай. 

Моңа кадәр 21нче минуттан башлап парковканың беренче сәгате ике тапкыр арзанрак – 100 сум тора иде. Машинаны парковкада ике сәгатькә калдырган өчен 50 сумга күбрәк – 200 сум түләргә туры килде. Шулай ук «Беренче өч сәгать» тарифы да (анысы 300 сум тора иде) гамәлдә булды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10